Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Яр Чаллы шәһәре Хакименең 1993 елның 14 июнендәге 797 номерлы карары нигезендә шәһәрдә 60 койка-урынга исәпләнгән картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорты ачылды.

 2007 елның 1 сентябреннән интернат йорты автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе санала һәм ул дәүләттән гарантияләнгән социаль хезмәтләр күрсәтә.

Интернат йорты – стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе үз-үзләрен карау сәләтен өлешчә яки тулысынча югалткан, якын туганнары булмаган һәм сәламәтлек торышы буенча башкалар каравына мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны даими яки вакытлыча яшәтү максатында булдырылган.

Биредә яшәүчеләр хезмәт күрсәтүләрнең тулы җыелмасын алалар, мәсәлән, социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-эш, социаль-хокукый хезмәтләр, яшәү мөмкинлекләре чикле социаль хезмәт алучыларның коммуникатив потенциалын арттыру максатындагы хезмәтләр.



Пятница, 27 октября 2023, 08:51