Описание:
Башкарма комитет финанс идарәсенең хисап
һәм хисаплылык бүлеге Башкарма комитет финанс идарәсенең Яр Чаллы шәһәре
муниципаль берәмлеге бюджеты үтәлешенең бюджет хисабын оештыруны һәм бюджет
хисаплылыгын төзүне гамәлгә ашыручы структур бүлекчәсе булып тора.
Бүлекнең төп бурычлары:
1) шәһәр бюджеты үтәлешенең бюджет хисабын оештыру һәм гамәлгә ашыру;
2) шәһәр бюджеты үтәлеше буенча бюджет хисаплылыгын төзү;
3) шәһәр бюджетының финанс ресурсларыннан рациональ файдалануны контрольдә тоту.
Башкарма комитетның финанс идарәсе хисап һәм хисаплылык бүлегенең хисап туплау бүлекчәсе Башкарма комитет финанс идарәсенең Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты үтәлеше буенча бюджет хисаплылыгын төзүне гамәлгә ашыручы структур бүлекчәсе булып санала.
Бүлекчәнең төп бурычлары:
1) шәһәр бюджеты үтәлеше буенча бюджет хисаплылыгын төзү;
2) төп җаваплы оештыручыларның, җаваплы оештыручыларның һәм бюджет акчасы алучыларның бюджет хисаплылыгын тикшерү.
Җитәкче:
Пятница, 3 мая 2024, 11:04