Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Яр Чаллы интернат йорты – шәһәрдәге иң өлкән социаль учреждениеләрнең берсе. Ул 1993 елда ачылган һәм  60 кеше даими рәвештә яшәүгә исәпләнгән.

Яшь, үсеп килүче шәһәрдә мондый учреждение ачу кирәклегенә берничә сәбәп була. СССР таркалу, үзгәртеп корулар, икътисадый реформалар халыкның аерым өлешенә, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә авыр психологик йогынты ясый. Элек җәмгыять кешенең таянычы, терәге була. Өлкән яшьтәге кешеләрнең үз проблемалары белән күзгә-күз очрашкач югалып калуына, үз эчләренә бикләнүенә гаҗәпләнәсе юк. Күпләр эшен генә түгел, хәтта яшәү урынын, туганлык җепләрен югалта. Мондый вакытта ярый ла, янәшәләрендә туганнары һәм якыннары булса.

Картлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен интернат йорты, үзенең ачылган көненнән алып, бик күп татарстанлыларның туган йортына әйләнде. Ничә тапкыр исем үзгәртүләр, төрле кушылу яки бүленүләр булуга, директорлар алмашынуга да карамастан, интернат йорты үз традицияләрен саклый, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата шәфкатьлелек һәм миһербанлык күрсәтүен дәвам иттерә.

Учреждение 2008 елның 12 февралендә дәүләт теркәве узган. Гамәлгә куючы: Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Администрациянең эш графигы: дүшәмбе-җомга, 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ял: 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр.

  тел. (8552) 70-46-89, факс (8552)70-44-85, электрон почта адресы:  Dipi.Chelny@tatar.ru



Вторник, 20 сентября 2022, 17:07